Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Түбән Әлки авылындагы яңа авыл мәдәният йортына проект документациясе таләпләренә туры килү турында нәтиҗә бирде.
Объектның гомуми мәйданы 408,90 кв. метр тәшкил итә.
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бинаның беренче катына 0,10 м биеклектәге пандуслар каралган.
Мәдәният йортының актлар залы 100 урынга исәпләнгән. Бина кирәкле җайланма һәм җиһазлар белән тәэмин ителгән. Шулай ук территория төзекләндерелде.