Территорияләрне үстерү фонды Татарстан Республикасының коммуналь инфраструктураны модернизацияләү өчен финанс ярдәме алуга яңа гаризасын хуплады.
Фонд акчалары Казанда, шулай ук Әгерҗе, Кама Тамагы һәм Сарман муниципаль районнарында 20,3 км озынлыктагы җылылык һәм су белән тәэмин итү челтәрләрен модернизацияләүгә юнәлдереләчәк.
Хупланган заявка буенча эшләрнең гомуми бәясе 818,7 млн сум тәшкил итә. Территорияләрне үстерү фонды акчалары исәбеннән финанс ярдәме күләме-335 млн сум.
Гомумән алганда, бу программа буенча Татарстан Республикасында 124,7 км инженерлык челтәрен модернизацияләү каралган. Нәтиҗәдә коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты 1 миллионнан артык кешегә яхшырачак. Бүгенге көндә төбәктә 70,8 км челтәр яңартылган, бу 85,8 мең кешенең тормыш сыйфатын күтәргән.
Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасының операторы булып территорияләрне үстерү фонды тора. Аның буенча төбәкләр инженерлык челтәрләрен һәм коммуналь өлкә объектларын яңартуга һәм төзүгә субсидияләр ала. Бүгенге көнгә ФРТ 63 төбәкнең гаризаларын хуплады.