ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү дисциплинасы һәм предприятие һәм оешмаларның энергия ресурслары өчен бурычлары турында сөйләде.
Дамир Шәйдуллин хәбәр иткәнчә, уздырылган анализга бәйле рәвештә, агымдагы елның сентябрендә республика буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның түләүләр җыю дәрәҗәсе узган елның шушы чорына карата 3,1% ка арткан һәм 101,4% тәшкил иткән. Агымдагы елның гыйнвар-сентябрь айларында халыкның түләүләр җыю дәрәҗәсе Татарстан буенча уртача 98,9% тәшкил итте. Бу узган ел күрсәткеченнән 0,3% ка югарырак.
Электрон форматта башкарылган түләүләр өлеше гомуми күләмдә 76,4% ка җитте.
2024 елның 1 октябренә газ өчен срогы чыккан бурыч суммасы 144 млн сумга якын тәшкил иткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6 млн сумга кимү күзәтелә.
Кулланылган электр энергиясе өлешендә бер елда бурыч суммасының 11,5 млн сумга артуы теркәлә. 2024 елның 1 октябренә бурычларның гомуми суммасы 40 миллион тәшкил иткән.
Идарәче оешмаларның җылылык энергиясе өчен «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте алдындагы бурычы 1 октябрьгә 16 млн сумга кимегән һәм 104 млн сум тәшкил иткән.