Бөгелмәдә Владимир Ленин урамындагы скверны төзекләндерү эшләре төгәлләнде

2024 елның 5 ноябре, сишәмбе

 

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының Бөгелмә шәһәрендә Владимир Ленин урамындагы скверны төзекләндерүнең бер өлеше төгәлләнде. Төзекләндерү мәйданы 11700,0 кв. метр тәшкил итә.

Белгечләр брусчатка салу, яктырту, кече архитектура формаларын (чүп савытлары, эскәмияләр, сәхнә һәм амфитеатр) урнаштыру буенча эшләр башкардылар.

Төзекләндерү эшләре «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы кысаларында башкарылган.

Татарстан Республикасында 2024 елда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектын «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында барлыгы 2,35 млрд сумлык 64 җәмәгать урынын төзекләндерү эшләре планлаштырылган. Шул исәптән Баулы һәм Кукмара шәһәрләрендәге 2 объект кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсы йомгаклары буенча 165,34 млн сумга төзекләндерелә.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча төзелеш-монтаж эшләре тәмамланып килә.

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының төп бурычларыннан берсе – шәһәр мохитенең уңайлылыгын арттыру, уңайлы шәһәр мохитен булдыруда гражданнарның турыдан-туры катнашу механизмын булдыру.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International