Бүген Биектау районының Бөреле җәнлек совхозы поселогында Кольцевая урамы, 12 адресы буенча урнашкан 27 фатирлы торак йортны файдалануга тапшыру тантанасы булды.
Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән яңа бинада бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, яшь гаиләләр, ятим балалар һәм «Авылда социаль ипотека» программасында катнашучылар яшәячәк. Бу «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының төп бурычларының берсен — гражданнарыбызны арзан һәм уңайлы торак белән тәэмин итүне үтәргә мөмкинлек бирәчәк.
Йортта өч подъезд һәм өч торак кат. Андагы барлык фатирлар яшәү өчен тулысынча әзер, сантехника, ике контурлы индивидуаль җылыту казаннары, газ плитәләре, газ анализаторлары, су, газ һәм электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары белән җиһазландырылган.