Бүген “СтройЭкспертиза” журналы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы ярдәме белән, “Төзелеш сыйфаты – тормыш сыйфаты” дигән темага түгәрәк өстәл үткәрде.
Чарада Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары В.Н. Кудряшев, төзелеш материаллары сәнәгате һәм технологияләр бүлеге башлыгы О.В. Модина, шулай ук төзелеш тармагы оешмалары җитәкчелегенең вәкилләре катнашты. Чара барышында, түгәрәк өстәлдә катнашучылар, төзелеш өлкәсендә бүгенге көндә яшәп килгән иң актуаль проблемаларны тикшерделәр.