Марат Айзатуллин социаль объектлар төзелеше программалары турында сөйләде

2024 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә социаль объектлар һәм инженерлык инфраструктурасы төзелеше программалары турында сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

 

Министр билгеләп үткәнчә, торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар буенча Биектау районында ике объект эштә кала - «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Торак» федераль программасы буенча (үтәлеш 97% тәшкил итә). Бу атнада подрядчылар Питрәч районының Шигали авыл җирлегендә су белән тәэмин итү һәм су агызу челтәрләрен төзеп бетерделәр.

 

Мәгариф учреждениеләреннән Кукмара районында башлангыч сыйныфлар бинасы буенча төзелеш-монтаж эшләре дәвам итә, анда үтәлеш 76% тәшкил итә, һәм 4 балалар бакчасы буенча үтәлеш 89%. Узган ике атнада Казанның Ягодинская урамында балалар бакчасы төзелеп бетте.

 

«Сәламәтлек саклау» тармагы буенча 4 федераль һәм республика программасы кысаларында төзелә торган 53 объектның 4 медицина учреждениесе буенча эшләр дәвам итә, аларның үтәлеше 67%.

 

Спорт өлкәсендә 21 объекттан 2 футбол манежы эштә кала (үтәлеш 93%). Агымдагы атнада Кама Тамагы муниципаль районында объект тапшырылган. Апаста футбол кырының административ бинасы төзелә (үтәлеш 85% тәшкил итә). Узган ике атнада «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча Кукмара шәһәрендә чаңгы-роллер трассасы төзелеп бетте.

 

«Мәдәният» тармагының өч объекты буенча үтәлеш 99% тәшкил иткән.

 

«Экология» илкүләм проекты буенча - биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча 99% ка, ләм кырларын рекультивацияләү буенча 77% ка эшләр башкарылган.

 

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында 64 җәмәгать урынын төзекләндерү буенча бүгенге көнгә эшләрнең гомуми үтәлеше 98% тәшкил итә. 56 объектның бишесен 4 муниципалитетта узган 2 атнада төгәлләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International