Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының Нурлат шәһәрендә Кариев урамындагы паркны төзекләндерүнең икенче чираты тәмамланды.
Җәмәгать урыннарын төзекләндерү «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Төзүчеләр брусчатка һәм асфальт җәю эшләрен башкарды. Шулай ук яшелләндерү үткәрелде, тышкы яктырту, кече архитектура формалары, спорт җиһазлары урнаштырылды.
Татарстан Республикасында 2024 елда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектын «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында барлыгы 2,35 млрд сумлык 64 җәмәгать урынын төзекләндерү эшләре планлаштырылган. Шул исәптән Баулы һәм Кукмара шәһәрләрендәге 2 объект кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсы йомгаклары буенча 165,34 млн сумга төзекләндерелә.
Бүгенге көнгә эшләрнең гомуми үтәлеше 98% тәшкил итә – 56 объектта төзекләндерү эшләре тәмамланган.