Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «РЕБУС: Агломерацияләр. Сынаулар. Перспективалар» форумында катнашты. Катнашучылар XXI гасырда шәһәр агломерацияләренең проблемалары һәм мөмкинлекләре турында фикер уртаклаштылар.
Чара «Казан Экспо»да узды. Анда РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишин, Киров өлкәсе Губернаторы Александр Соколов, Сиань шәһәренең (Кытай) Халык сәяси консультатив советы рәисе, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, форум темасы илебезнең күпчелек регионнары өчен актуаль: «Агломерацияләрне алга таба үстерү өчен системалы эш итү кирәк. Тиешле хокукый база булдырырга һәм инфраструктурага финанс средстволарын җәлеп итү механизмнарын булдырырга, торакны, социаль һәм иҗтимагый объектларны, шулай ук хезмәт кую урыннарын баланслы төзүне тәэмин итәргә кирәк».
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан инде күп еллар бу юнәлештә эшләп килә. Республика Россиядә беренчеләрдән булып агломерацияләрне төбәк икътисадының төп үсеш нокталары буларак билгеләде. Агломерация алымнары 2030 елга кадәр төбәкнең социаль-икътисадый үсеше стратегиясе кысаларында беркетелгән иде. Үзләренең йогынты зоналары булган 3 агломерация билгеләнде. Бу Казан, Кама һәм Әлмәт агломерацияләре. Бүген аларда 3 миллионнан артык кеше яши - Татарстан халкының 77% ы. Агломерациягә республиканың тулай төбәк продуктының 85% ы туры килә.
Рөстәм Миңнеханов 2022 елда агломерацияләрдә нәтиҗәлерәк муниципальара хезмәттәшлек өчен Татарстанда Пространствоны планлаштыру институты булдырылуы турында сөйләде. Аның төп бурычларыннан берсе – агломерацияләрне үстерү буенча мастер-планнар эшләү. Институт Казан агломерациясенең мастер-планы буенча эшне төгәлләде инде, аның кысаларында Казанны һәм аның перифериясендәге муниципаль районнарны баланслы кору, транспорт һәм инженерлык инфраструктурасын үстерү буенча карарлар әзерләнде, экология мәсьәләләре каралды. Бүген Казан агломерациясендә бөтен республика торакларының 70% тан артыгы төзелә.
«Агымдагы елда Институт Кама агломерациясенең мастер-планын эшләү эшен төгәлли, киләсе этап – Әлмәт агломерациясе. Бу территорияләр республиканың җитештерү үзәкләре булып тора һәм югары инвестицион җәлеп итүчәнлеккә ия», - дип игътибарны юнәлтте Татарстан Рәисе.
Әзерләнә торган мастер-планнарда шулай ук тарихи мирасны саклау һәм аны Татарстан файдасына хезмәт итүен дәвам иттерү өчен заманча файдалануга яраклаштыру бурычы хәл ителә. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Федераль Җыенга Юлламасы кысаларында Россия Президенты Агломерацияләр һәм эре шәһәрләр өчен 200 мастер-план эшләргә кушкан. «Без үз эшләнмәләребезне тиражларга һәм төбәкләргә бу эштә ярдәм итәргә әзер», – дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Рәисе катнашучыларга.
Ул билгеләп үткәнчә, соңгы елларда торак төзелешенең рекордлы темплары күзәтелә. Узган ел Россиядә 110 млн кв. м. торак файдалануга тапшырылган, шул исәптән Татарстанда – 3,5 млн кв.м. тирәсе. файдалануга тапшыруның төп өлеше агломерацияләргә туры килә. Шул ук вакытта аларда торак төзелешенең үсүе транспорт челтәренең артык күп эшләвенә, Агломерацияләр эчендә инженерлык һәм социаль инфраструктураның җитешмәвенә китерә. «Федераль ярдәмнән башка әлеге мәсьәләләрне хәл итү мөмкин түгел. Аның ярдәмендә без агломерацияләрдә берничә масштаблы инфраструктура проектларын гамәлгә ашырабыз», - диде республика Рәисе.
Казан агломерациясендә «Зур Яшел Үзән», «Лаеш төене» һ.б. проектлар гамәлгә ашырыла. Быел Казанны шәһәр яны бистәләре белән тоташтырачак һәм тиз йөрешле М-7 федераль трассасына чыгуны тәэмин итәчәк Вознесенск тракты төзелеше тәмамланып килә. Татарстан Рәисе сүзләренчә, Агломерацияләр арасында транспорт элемтәсен тәэмин итүгә игътибар бирү дә мөһим. Шул максаттан Алексеевски – Әлмәт автомобиль юлы, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап уза торган М-7 федераль трассасы участогы һәм Кама елгасы аша күпер файдалануга тапшырылачак. Әлеге проектлар федераль үзәкнең зур ярдәме белән башкарыла.
Дискуссия барышында Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, һәр агломерациядә, билгеле бер белгечлектән тыш, куәтле белем бирү үзәкләре һәм якорьле югары уку йортлары булырга тиеш. Шул ук вакытта маятник миграциясен киметү өчен эре шәһәрләр белән күрше муниципаль районнарда яңа производстволар һәм эш урыннары булдырырга кирәк.
РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин фикеренчә, тормышның бөтенләй яңа сыйфатын булдырырга кирәк, ул хәтта агломерациядә дә демографияне яхшыртырга ярдәм итәр иде.