Республикада 711 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалды

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау дәвам итә. Бүгенге көндә төзелеш-монтаж һәм сезонлы эшләр 99,5% ка үтәлгән.

Подряд оешмалары тарафыннан 711 йорт тәмамланган, шул исәптән 10 муниципалитетта соңгы ярты айда 29 объект.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә әнә шундый мәгълүматлар китерде.

Хәзерге вакытта 7 муниципаль берәмлектә 38 йортта ремонт эшләре алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International