Агымдагы атнада Кама Аланында «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектына кергән 25 поликлиниканы ремонтлау буенча республика һәм федераль программалар төгәлләнгән. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Гомумән алганда, «Сәламәтлек саклау» тармагы буенча өч федераль һәм республика программасына кергән 138 объектның 31 стационарның 13ен ремонтлау эшләре дәвам итә. Әлеге программа 94% ка үтәлгән. Узган ике атнада Теләче, Нурлат авылларында һәм Минзәлә шәһәрендә район һәм участок хастаханәләрендә ремонт эшләре төгәлләнде.
«Яшьләр сәясәте» өлкәсендә, 28 объекттан 2 яшьләр үзәге буенча эшләр дәвам итә, программаның гомуми үтәлеше 66% тәшкил итә. Узган ике атнада Кукмара һәм Менделеевск районнарында берәр объект төгәлләнде. 4 балаларны савыктыру лагере буенча эш күләме 89% ка ябылган. Бу атнада Әлки һәм Балтач районнарында 2 объектта эшләр төгәлләнгән.
Казанда бер объект яшүсмерләр клубларын ремонтлау программасы буенча эштә кала. Аның буенча 55% үтәлгән. 6 психологик-педагогик ярдәм үзәген ремонтлау буенча гомуми күләмнең 71% ы тәмам.
«Мәдәният» тармагының 24 объектын ремонтлау буенча 19 мәдәни объектның 5ендә төзелеш-монтаж эшләре алып барыла. Аларның гомуми күләме 98% ка җитте. Соңгы ике атнада Яңа Чишмә районында объект төзелеп беткән. Бу атнада балалар сәнгать мәктәпләрен ремонтлау программасын Мамадыш районында соңгы объектны тапшыру белән яптылар.
Хәрби комиссариатларга ремонт 99% ка башкарылган. 6 объектта эш дәвам итә. Узган ике атнада Казанда бер объект төзелеп бетте. Муниципаль архивларга капиталь ремонт программасы 95% ка, җәмәгать судьялары биналарына – 99% ка бәяләнә. Агымдагы атнада Росгвардия карамагындагы биналарны ремонтлау, Яр Чаллы шәһәрендә объектны тапшыру программасын төгәлләделәр.