“Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю.Л. Аляшев, “Алабуга” махсус икүтисади зонада подрядчы оешмалар белән чираттагы киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә, яшәп килгән килешүләр кысаларында махсус икътисади зонаның инженер һәм транспорт инфраструктура объектларын төзү сораулары, шулай ук, 2013 ел ахырына кадәр подрядчылар үтәргә тиеш булган бурычлар тикшерелде. “Синергия” индустриаль паркын төзү соравына, (2014 елның 1 кварталында әлеге пакны файдалануга тапшыру каралган), шулай ук “Алабуга” МИЗ компания-резидентлары белгечләре өчен арендалы торак һәм инглиз телен тирәнтен өйрәнүгә нигезләнгән махсуслашкан мәктәп төзү буенча эшләр башкаруга аерым игътибар ителде.