Бүген Казанда ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре өчен «Оешмаларда ришвәтчелеккә каршы чаралар күрү. Коррупция юнәлешендәге хокук бозуларга күзәтү» семинары үткәрелде.
Кереш сүз белән ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев чыгыш ясады. Ул ведомство карамагындагы оешмаларның хезмәткәрләре тарафыннан турыдан-туры вазыйфаи бурычларны башкарганда ришвәтчелеккә каршы чаралар күрергә, закон таләпләрен үтәргә кирәклегенә игътибар итте.
Катнашучылар алдында докладлар белән ТР Рәисе идарәсенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча ришвәтчелеккә каршы мониторинг бүлеге баш киңәшчесе Хәлимдаров Тимур Рөстәм улы, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык системасы өлкәсендә җинаятьләрне кисәтү бүлеге башлыгы урынбасары Раил Галиев чыгыш ясады.
Семинар барышында мәнфәгатьләр каршылыкларын җайга салу һәм булдырмау, юридик һәм физик затларның коррупцион хокук бозулар өчен җаваплылыгына бәйле мәсьәләләр яңгырады.
Семинар барышында шулай ук министр урынбасары Илшат Гыймаев оешмаларның яңа кабул ителгән хезмәткәрләренә коррупциягә каршы белешмәләр тапшырды.
Семинарны тыңлаучылар игътибарына ведомство буйсынуындагы учреждениеләр хезмәткәрләре һәм ТР Төзелеш министрлыгы дәүләт хезмәткәрләре катнашында коррупциягә каршы тематикага миниатюра тәкъдим ителде.
Коррупциягә каршы семинарда 60 артык кеше катнашты.