ТРда хокук бозу очракларын профилактикалауның 2011-2014 елларга планлаштырылган Комплекслы программа кысаларында, агымдагы елда Татарстианның 39 районында, полиция участок пункты белән торак йорт берләшкән 82 типик комплекс төзү планлаштырыла. Әлмәт районында авыл участок полиция хезмәткәрләре өчен Яңа Каширово һәм Рус Акташы авылларында ике йорт төзелә.
Яңа Каширово авылында индивидуаль торак төзү эшләрен подрядчы оешма “АльмаСтрой” ҖЧҖ башкара, Рус Акташында подрядчы булып Мәүлетбаев Айрат ИП тора. Йортларны 2013 елның 30 октябрендә файдалануга тапшырырга уйлыйлар.