Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында массакүләм мәгълүмат чараларының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге темаларны иң яхшы яктыртуга еллык конкурсына йомгак ясалды.
Быел конкурсның оештыру комитеты журналистлардан һәм телеканаллар, радиостанцияләр, басма ММЧ, мәгълүмат агентлыклары һәм челтәр (интернет) басмалары редакцияләре коллективларыннан кабул ителгән 188 мәгълүмати материал карады.
Конкурс эшләрен йомгаклап бәяләү нәтиҗәсендә түбәндәге җиңүчеләр билгеләнде:
– «Телеканаллар һәм радиостанцияләр арасында Татарстан Республикасында ипотека кредитлау базарын үстерү буенча иң яхшы материал» номинациясендә - «Яңа Гасыр» ТРК хәбәрчесе Алия Хәйретдинова;
– «Басма ММЧ, мәгълүмат агентлыклары, челтәр (интернет) басмалары арасында Татарстан Республикасында ипотека кредитлау базарын үстерү буенча иң яхшы материал» номинациясендә - «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе хәбәрчесе Эльвира Вәлиева;
– «Телеканаллар һәм радиостанцияләр арасында Татарстан Республикасында ишегалларын, паркларны һәм скверларны төзекләндерү турында иң яхшы материал» номинациясендә - «Яңа Гасыр» ТРК тапшыруларын алып баручы Илдар Сафиуллин;
– «Татарстан Республикасында басма массакүләм мәгълүмат чаралары, мәгълүмат агентлыклары, челтәр (интернет) басмалары арасында ишегалларын, паркларын һәм скверларын төзекләндерү турында иң яхшы материал» номинациясендә - «Наш Зеленый Дол» газетасы редакциясе хәбәрчесе Юлия Озерова;
– «Телеканаллар һәм радиостанцияләр арасында Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау турында иң яхшы материал» номинациясендә - «Татарстан» ДТРК мәгълүмат программалары хезмәте продюсеры Эльмира Исмәгыйлева;
– «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясау турында матбугат чаралары, мәгълүмат агентлыклары, челтәр (интернет) басмалары арасында иң яхшы материал» номинациясендә - «Татмедиа» АҖнең «Сарман ИРЦ» баш мөхәррире урынбасары Зөлфия Шәрипова;
– «Телеканаллар һәм радиостанцияләр арасында Татарстан Республикасында социаль-мәдәни объектлар төзү турында иң яхшы материал» номинациясендә-«Биектау-ТВ» телеканалы хәбәрчесе Энҗе Гарәфиева;
– «Басма ММЧ, мәгълүмат агентлыклары, челтәр (интернет) басмалары арасында Татарстан Республикасында социаль-мәдәни объектлар төзү турында иң яхшы материал» номинациясендә - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы хәбәрчесе «Авангард «газетасы редакциясе» Галина Таҗетдинова;
– «Телеканаллар һәм радиостанцияләр арасында Татарстан Республикасында социаль-мәдәни объектларны капиталь ремонтлау турында иң яхшы материал» номинациясендә - «Эфир» телеканалы хәбәрчесе Марсель Бикбаев;
– «Басма ММЧ, мәгълүмат агентлыклары, челтәр (интернет) басмалары арасында Татарстан Республикасында социаль-мәдәни объектларны капиталь ремонтлау турында иң яхшы материал» номинациясендә «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы хәбәрчесе Фәнил Нигъмәтҗанов»;
– «Телеканаллар һәм радиостанцияләр арасында Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге эш турында иң яхшы материал " номинациясендә-«Мамадыш-ТВ» телеканалы хәбәрчесе Гөлина Шәрифуллина;
– «Басма ММЧ, мәгълүмат агентлыклары, челтәр (интернет) басмалары арасында Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге эше турында иң яхшы материал» номинациясендә -«ТАТМЕДИА» АҖнең «Арча-информ» филиалы хәбәрчесе Гөлсинә Зәкиева;
– «Телеканаллар һәм радиостанцияләр арасында Татарстан Республикасының төзелеш тармагы һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе хезмәткәрләре эшчәнлеге турында иң яхшы материал» номинациясендә «Эфир-Яр Чаллы» телеканалы хәбәрчесе Анастасия Устюхина;
- «Басма ММЧ, мәгълүмат агентлыклары, челтәр (интернет) басмалары арасында Татарстан Республикасы төзелеш тармагы һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе хезмәткәрләре эшчәнлеге турында иң яхшы материал» номинациясендә-«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының шеф-мөхәррире Елена Рощупкина;
– «Басма ММЧ, мәгълүмат агентлыклары, челтәр (интернет) басмалары арасында Татарстан Республикасында архитектура-төзелеш проектлаштыру өлкәсендәге казанышлар турында иң яхшы материал» номинациясендә - «Челнинские известия» газетасы редакциясе хәбәрчесе Ога Степанова;
– «Татарстан Республикасында төзелештә, торак-коммуналь хуҗалыкта һәм проектлаштыруда цифрлаштыру турында телеканаллар һәм радиостанцияләр арасында иң яхшы материал» номинациясендә - «ТНВ Болгар радиосы» ТРК мәгълүмат хезмәте программалары редакторы Гөлнара Шаһабиева;
– «Татарстан Республикасында төзелештә, торак - коммуналь хуҗалыкта һәм проектлаштыруда цифрлаштыру турында басма массакүләм мәгълүмат чаралары, мәгълүмат агентлыклары, челтәр (интернет) басмалары арасында иң яхшы материал» номинациясендә - «Нижнекамская правда» газетасы редакциясенең чыгаручы мөхәррире Кирилл Давкаев.
Конкурста катнашучыларга рәхмәт белдерәбез. Коллегаларга һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар телибез!