Татарстанда гипстан ярык тараксыман плитәләр җитешетерүнең яңа берләшмәсе эшли башлады

2013 елның 25 октябре, җомга

Бүген Татарстанның Кама Тамагы районындагы “Фоника-Гипс” заводында гипстан ярык тараксыман плитәләр җитешетерүче линия эшли башлады. Тантаналы ачылышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Торак йортлардагы бүлмә такталарын җиһазлау өчен кулланыла торган ярык тараксыман плитәләр җитештерә торган яңа линия, 2013 елның июнендә эшли башлаган “Фоника-Гипс” заводы үсешенең чираттагы  баскычы булып тора. Завод янында чыгарылачак  югары сыйфатлы гипстан эшләнгән чит ил җиһазларыннан ел саен 300 мең квадрат метр плитә җитештереләчәк. Әлеге линия гипсокартон битләр һәм коры катнашмалар  җитештерә торган берләшмәне тулыландырачак, әлеге предприятиене барлыкка китерүгә киткән инвестициянең гомуми күләме  5 млрд. сумны тәшкил итте. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, яңа линияне ачу тантанасындагы чыгышында, “Фоника-Гипс” заводының нәкъ Татарстанда барлыкка килү очраклы хәл булмавын әйтте. “Бездә төзелеш бик күп. Россиядә торак файдалануга тапшыру буенча Татарстан күп еллар буе өченче урында тора, Универсиада артта калуга карамастан, республика төзелеш эшләрен туктатмады”, - диде ТР Хөкүмәте башлыгы. Илдар Халиков фикеренчә, заводның Татарстанда булуы, республика төзүчеләре өчен гипстан эшләнә торган барлык төр продукцияләрне җитештерүче белән үзара мөнәсәбәткә кереп,  шунда ук алырга мөмкинлек бирә. “ Ә республика, район җитәкчеләре өчен өстәмә эш урыннары да була, - дип ассызыклады  ТР Премьер-министры. – Әлеге производство кешеләргә күп еллар буе хезмәт хакы түләү мөмкинлеге бирәчәк”.  Илдар Халиков, масштаблы проектны тормышка ашыруда хезмәттәшлек иткән өчен инвесторга, төзүчеләргә, газчыларга, контроль органнарына рәхмәт сүзләре җиткерде һәм завод эшчеләренә уңышлар теләде. “Фоника” СП директорлар Советы рәисе Александр Забарский, үз чиратында, предприятиене барлыкка китерүдә ярдәм күрсәткән өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде. Завод күршесендәге Сюкеева авылы халкы предприятиенең энергоүзәгеннән электр энергиясен түбән бәягә алачакларына сүз бирде. Кадерле кунаклар, яңа линия ачылуны игълан итеп, символик тасманы кистеләр, аннан соң предприятие буенча танышу экскурсиясендә йөрделәр.                                  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International