Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгында Хабаровск крае Хөкүмәте Рәисенең табигый ресурслар һәм авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Дарий Тюрин белән очрашу булды. Чараны министр урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов үткәрде, ул кунакка республиканың төзелеш секторын тәкъдим итте.
Очрашуда катнашучылар каты коммуналь калдыклар белән эш итү, төзелеш тармагының цифрлы трансформациясе мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аерым алганда, цифрлы трансформация үзәген булдыру һәм электрон платформаны куллану буенча тәҗрибә уртаклаштылар.
Шулай ук территорияләрне комплекслы үстерү механизмнарын гамәлгә ашыруның төп аспектлары һәм инвестицион климатка кагылышлы стратегик инициативалар агентлыгының милли рейтингында алдынгы позицияләрне саклап калу ысуллары турында фикер алыштылар.
Чарада шулай ук ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасарлары Илшат Гыймаев, Мәҗит Салихов, территорияләрне үстерү департаменты җитәкчесе Айдар Әхмәтҗанов, «Гринта» ҖЧҖ генераль директоры Евгения Фәһимова, «ИК ПЖКХ» ҖЧҖ генераль директоры Евгений Чекашов, «Региональ экология операторы» ҖЧҖ генераль директоры Радик Сәлахов, министрлыклар катнашты.