Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының архитектура һәм дизайн Институты студентларына кичә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев лекция укыды. Очрашу «Форум» мультифункциональ үзәгендә узды.
Владимир Кудряшев студентларга министрлыкның барлыкка килү һәм үсеш тарихы, идарә структурасы, эшчәнлек юнәлешләре һәм ведомство хәл итә торган бурычлар турында сөйләде.
Министр урынбасары архитектура-төзелеш һәм торак-коммуналь тармакта кадрлар мәсьәләсенә зур игътибар бирде.
Ул университетны тәмамлаучылар якын киләчәктә бу өлкәләрне уңышлы үстерерләр дип ышаныч белдерде.