Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында киңәшмәдә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 5 муниципаль берәмлектә 15 күп фатирлы йортта капиталь ремонт бара. Төзелеш-монтаж һәм сезонлы эшләр 99,7% ка үтәлгән. Подряд оешмалары тарафыннан соңгы ярты айда файдалануга тапшырылган 5 муниципалитеттагы 23 объектны да кертеп, 734 йорт тәмамланган.