Татарстанда спорт объектларын ремонтлау программасы төгәлләнде

2024 елның 2 декабре, дүшәмбе

Социаль-мәдәни тармак объектларын капиталь ремонтлау буенча республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру турында Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Сәламәтлек саклау тармагында 138 объекттан 31 стационарның 11е эштә кала (республика программасына керә). Үтәлеш 97% тәшкил итә. Узган ике атнада Яшел Үзән һәм Әлмәт район хастаханәләрендә ремонт эшләре төгәлләнде.

Яшьләр сәясәте тармагына керә торган 28 объектның икесендә – Казанда һәм Иске Чүпрәле авылында эшләр тәмамланырга тиеш. Шулай ук Анапада һәм Менделеевск районында урнашкан балаларны савыктыру лагерьларын ремонтлау программасы буенча ике объектта эшләр дәвам итә.

Узган ике атнада Яшел Үзән районында 2 объектта эшләр төгәлләнде. Казанда Яшүсмерләр клубларын ремонтлау программасы буенча бер объект кала, аның буенча үтәлеш 71% тәшкил итә.

Мәдәният тармагында 19 мәдәният объектыннан 3 объектта төзелеш-монтаж эшләре алып барыла. Программаны үтәүнең гомуми күләме - 99%. Узган ике атнада Буа һәм Алексеевск районнарында 2 объектта эшләр төгәлләнде.

Агымдагы атнада соңгы объектларны тапшыру белән ТР Спорт министрлыгы тармагы буенча 18 объектны ремонтлау программасы төгәлләнде: подрядчылар Казанда, Балык Бистәсе һәм Нурлат районнарында өч спорт учреждениесен тапшырдылар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының административ биналарын ремонтлау өлешендә Казанда объект тапшырылган. Исегезгә төшерәбез, әлеге программа буенча «Россельхозцентр»ның бер учреждениесе, 9 ветеринария берләшмәсе бинасы һәм 6 авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе ремонтланды.

Моннан тыш, калган республика программаларыннан 3 хәрби комиссариатны ремонтлау дәвам итә, аларның 99% ы үтәлгән. Узган ике атнада Балык Бистәсе районында һәм Казанда 3 объектта эшләр төгәлләнде. Казанда җәмәгать судьяларының суд участогы бинасы эштә кала. Бу атнада Әлмәттә муниципаль архивларны ремонтлау программасы тәмам.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль объектларны капиталь ремонтлау эшләрен, бигрәк тә аларны билгеләнгән вакытта тапшыруны контрольдә тотты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International