Республикада башкарма хакимияте органнарының максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру буенча онлайн-тавыш бирү уза

2024 елның 4 декабре, чәршәмбе

Татарстан халкы республика башкарма хакимият органнарының максатларын һәм бурычларын ачык формалаштыру һәм аларның үтәлешенә җәмәгать контроле буенча онлайн-тавыш бирүдә катнашырга чакырыла.

 

Тавыш бирүдә Татарстан Республикасының алты социаль министрлыгының максатларын һәм бурычларын сайларга мөмкин.

 

Онлайн-тавыш бирү «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында «Халыктан сораштырулар» бүлегендә 2024 елның 7 декабренә кадәр уза.

 

Онлайн-тавыш бирү https://open.tatarstan.ru/polls/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International