Кама Тамагы районында яңа футбол манежы төзеделәр

2024 елның 6 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында яңа ябык «Кама-Арена» футбол манежын ачу тантанасы булды. Яңа спорт объекты җирле футболчыларга уңайлы, заманча шартларда ел әйләнәсе шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк һәм спорт белән шөгыльләнүгә күбрәк өлкәннәрне һәм балаларны җәлеп итәчәк.

 

«Кама-Арена» ябык футбол манежы универсаль спорт мәйданчыклары төзү буенча республика программасы буенча төзелгән. Быел ул яңартылган эскиз буенча төзелгән икенче объект булды. Ноябрь ахырында Лаеш районында шундый манеж ишекләрен ачты.

 

Ачылу тантанасы Татарстан Республикасы Спорт министры Владимир Леонов, Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Вазыхов, ТР футбол федерациясе рәисе Александр Гусев, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International