Марат Айзатуллин: Татарстанда төзелеш күләме 2024 елда 8%ка артачак

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

2024 елда Татарстанда «төзелеш» эшчәнлеге төре буенча башкарырга планлаштырылган эшләрнең фаразланган күләме үсеше 8% – 813,6 млрд сум тәшкил итте. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, 2024 елның 10 аенда югарыда күрсәтелгән эшчәнлек буенча башкарылган эшләр күләме динамикасы узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 118,40% тәшкил итте.

Моннан тыш, министр тармакның тагын ике төп күрсәткечен телгә алды: хезмәткәрләрнең уртача саны һәм уртача хезмәт хакы. Беренче категория буенча, узган елгы күрсәткечләргә карата, кимү күзәтелә. Икенчесе буенча уңай динамика 127,5% тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International