ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында 2023 елда ел саен үткәрелә торган «Иң төзек торак пункт» конкурсына йомгак ясалды.
Җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты дипломнарын Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин тапшырды.
«Яңа ел алдыннан Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының» Татарстан Республикасының «Иң төзек торак пункты» конкурсына йомгак ясавы һәм конкурста җиңүчеләрне, призерларны һәм дипломантларны бүләкләве күркәм традициягә әверелде», – дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары.
Конкурсның максаты – хисап елында торак-коммуналь хуҗалык тармагын төзекләндерү һәм үзгәртеп кору мәсьәләләрендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән ТР муниципаль берәмлекләренең торак пунктларын ачыклау. Иң төзек торак пунктка конкурс дүрт номинация буенча үткәрелә.
Быел 4 номинация буенча 15 муниципаль район - конкурс җиңүчеләре, призерлары һәм дипломантлары булды.
Бүләкләү тантанасы ахырында Дамир Шәйдуллин җиңүчеләрне һәм призерларны якынлашып килә торган Яңа ел белән котлады һәм барысына да бәхет һәм иминлек теләде.