1 октябрьдән 4 октябрьгә кадәр Екатеринбургта узган IV Халыкара төзелеш чемпионатында Татарстан җыелма командасы 4 алтын, 3 көмеш һәм 3 бронза медаль яулады. Бүләкләрне ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев тапшырды.
Республикадан җыелма команда составына 11 мәгариф оешмасыннан 8 студент һәм 13 мәктәп укучысы керде. Төп лигада «Алабуга» МИЗның 34 белгече катнашты. Чемпионат кысаларында катнашучылар 25 номинациядә көч сынашты.
Илшат Гыймаев җиңүчеләрне һәм призерларны котлады һәм алга таба уңышлар теләде.