Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында Үзбәкстан Республикасының Андижан өлкәсе проект һәм подряд оешмалары вәкилләре делегациясе белән очрашу булды. Очрашуны Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин уздырды.
Делегация составында - Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль Консуллыгының беренче секретаре Камол Давронов, Үзбәкстан Республикасы Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының идарә башлыгы Бобомурод Атахонов һәм Андижан өлкәсенең төзелеш оешмалары җитәкчеләре.
Очрашу барышында Марат Айзатуллин Татарстан Төзелеш министрлыгы эшчәнлеге, республикада гамәлгә ашырыла торган төзелеш һәм капремонт буенча федераль һәм республика программалары турында сөйләде. Чарада атнашучылар республиканың күп фатирлы торакны файдалануга тапшыру, социаль объектлар төзү, ишегалды территорияләрен һәм җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча уңай тәҗрибәсе турында фикер алышты.
Моннан тыш, Марат Айзатуллин заказчының капремонт, объектлар һәм инженерлык челтәрләре төзелеше өлкәсендәге хезмәтләре – ТР ГИСУ һәм ТР ГУИС, ТР Дәүләт экспертизасы идарәсе, пространствоны Планлаштыру институты, ТИГП, ТКХ Фонды һәм «Татлизинг» ДУП эшчәнлеге белән таныштырды.
Ахырда Үзбәкстан делегациясе вәкилләре барлык катнашучыларга ачык һәм эчтәлекле сөйләшүләре өчен рәхмәт белдерде.
Киңәшмәдә шулай ук ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасарлары Илшат Гыймаев, Владимир Кудряшев, «ТИГП» ДУП һәм ведомство карамагындагы оешмалар вәкилләре катнашты.