Казанның Совет районында «Ракета» спорт-сәламәтләндерү комплексы капиталь ремонтланган.
Ремонт кысаларында комплекслы эшләр башкарылды: кырны суыту өчен торба системасын һәм аның белән бергә эшли торган инженерлык челтәрләрен алыштыру, түшәмә катламлы газонны һәм дренажны алыштыру, трибуналарны агач түшәмне алыштырып гидроизоляцияләү, түбәне гидроизоляцияләү һәм җылыту, таблоны монтажлау һәм тоташтыру, техник җиһазларны (шул исәптән капкаларны, флаг, флагштокларны) монтажлау.
Капиталь ремонт 2024 елда спорт объектларын капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү республика программасы кысаларында үткәрелде.