Татарстан мәктәпләрне капиталь ремонтлау эшләре тулысынча башкарылган төбәкләр рәтенә керде. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы секретаре Владимир Якушев хәбәр итте.
Тулаем алганда, ил буенча эшләр 15 төбәктә тәмамланган, дип билгеләде ул.
Аның сүзләренә караганда, 2024 елда 98 мәктәп төзелгән. Ел ахырына кадәр тагын 134 мәктәп файдалануга тапшырылырга тиеш.
Татарстанда быел мәгариф өлкәсендә 185 объектта капиталь ремонт үткәрелгән. Шул исәптән 21 балалар бакчасы, 51 гомуми белем бирү мәктәбе, 94 азык-төлек блогы, 4 ресурс үзәге һәм 15 тулай торак ремонтланган.
Эшләр «Мәгариф» илкүләм проектын, шулай ук дәүләт һәм республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында алып барылды.