Татарстанда торакны файдалануга тапшыру планы 104% ка үтәлгән

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында 3 млн 287 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган – план 104% ка үтәлгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

 

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

 

Торак төзелешендә иң зур өлешне хосусый торак алып тора. Бүгенгә 2 млн 350 мең кв. м мәйданлы 17 мең 408 йорт тапшырылган. Коммерцияле төзелеш линиясе буенча гомуми мәйданы 776 мең кв. м булган 130 күп фатирлы йорт тапшырылган һәм социаль ипотека линиясе буенча гомуми мәйданы 162 мең кв. м булган 59 йорт төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International