Татарстанда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектына кергән 40 объекттан, Бөтенроссия конкурсында җиңгән ике объекттан һәм республика программасына кергән 22 объекттан торган җәмәгать урыннарын төзекләндерү программасын тулысынча төгәлләделәр. Узган 2 атна эчендә подрядчылар Яр Чаллы шәһәрендәге соңгы объект – парк буенча эшләрне тәмамлады. Шул рәвешле, агымдагы елда 64 җәмәгать урыны төзекләндерелде. Эшләр республиканың барлык муниципалитетларына да кагылды. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә сөйләде.
Мәгариф учреждениеләреннән бүгенге көндә Кукмара районында башлангыч сыйныфлар бинасы буенча төзелеш-монтаж эшләре дәвам итә, биредә 81% эш башкарылган. 3 балалар бакчасы төзелә, шуларның 2се 2025 елда төзеләчәк – Апас һәм Лаеш районнарында. Ел ахырына кадәр Питрәч районында төзелеш-монтаж эшләрен төгәлләү планлаштырыла, аның әзерлеге 91% тәшкил итә.
«Сәламәтлек саклау» тармагы буенча 4 федераль һәм республика программасы кысаларында төзелә торган 53 объектның 63% ы Саба районында кан тамырлары үзәге эшләнә. Объект шулай ук киләсе елга күчә. Узган ике атнада подрядчылар Түбән Камада һәм Казанда ике объектта эшләрне төгәлләделәр.
Киләсе блок – спорт тармагы. Биредә 3 федераль һәм республика программасына кергән 22 объектның берсе - Казанда «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы буенча төзелә торган һәм 2025 елга килешү буенча күчә торган футболны үстерү үзәге эштә кала. Аның буенча үтәлеш 16% тәшкил итә.
Бу атнада подрядчылар Апаста «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында футбол кырының административ бинасын файдалануга тапшырдылар. Шулай ук ябык футбол манежлары төзү буенча республика программасы төгәлләнгән – узган ике атнада Аксубай һәм Сарман районнарында соңгы ике объект файдалануга тапшырылган.
Яшьләр сәясәте буенча Лаеш, Баулы һәм Сарман районнарында 7 объекттан 3 балаларны савыктыру лагерен ремонтлау дәвам итә. Бүгенгә программа буенча гомуми үтәлеш 94% тәшкил итә. Балык Бистәсендә «Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль проекты буенча төзелә торган яшьләр үзәге 93% ка әзер. Бу объект киләсе елга калачак.
«Экология» илкүләм проекты буенча өч объектның берсе эштә кала – ләм кырларын рекультивацияләү, ул 88% ка тәмамланган. Объект шулай ук 2025 елга күчә.