Татарстан Республикасы Саба районында «Үзәкләштерелгән клуб системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең 7 нче филиалы – Иштуган авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясалды.
Гомуми мәйданы 603,8 кв метр булган ике катлы бина ремонттан соң чаралар үткәрү өчен тагын да уңайлырак булды.
Капремонт кысаларында комплекслы эшләр башкарылды: чорманы җылыту, фасадны ремонтлау, керү төркемен ремонтлау, тәрәзә һәм ишекләрне алыштыру, инженерлык челтәрләрен ремонтлау, шулай ук эчке бизәү эшләре башкарылды, кирәкле җиһазлар сатып алынды һәм урнаштырылды.
Иштуган мәдәният йортында ремонт эшләре «Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.
Агымдагы елда «Мәдәният» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасында барлыгы 4 объектка капиталь ремонт ясау планлаштырылган. Бүгенге көндә Казан яшь тамашачы театры бинасында гына эшләр дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, «Мәдәният» илкүләм проектының төп максаты – ерак торак пунктларда яшәүчеләр өчен мәдәни байлыклардан файдалану мөмкинлекләрен һәм мәдәни кыйммәтләр булдыруда катнашу мөмкинлекләрен киңәйтү.