2024 елда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыру турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, подряд оешмалары соңгы ярты айда файдалануга тапшырылган 4 муниципалитеттагы 7 объектны да кертеп, барлык 748 йорт буенча эшләрне төгәлләгән.
Бүгенгә торак-коммуналь хуҗалык фонды тарафыннан киләсе ел программасы буенча электрон аукционнар үткәрү эше оештырылган.