Яңа ел алдыннан ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин гадәттәгечә «Теләкләр чыршысы» гомумроссия хәйрия акциясендә катнашты. Быел бәйрәм чыршысыннан министр республика балаларының теләкләрен белдергән сигез открытканы алды.
Лаештан 3 яшьлек Эмилия һәм Амелия Закировлар бүләк-сюрприз турында хыялланганнар. Акция ярдәмендә алар агач кухня һәм уеннар өчен мини маркет алдылар.
Үзенең яше һәм диагнозы аркасында Казаннан 3 яшьлек София Капитанова әлегә конкурсларда катнашмый, әмма ул тирә-юньдәгеләрне ишетә һәм сөйләшә белү өчен көн саен укый һәм күнегүләр ясый. София машиналарны бик ярата һәм Яңа елга электромобиль сораган.
Марат Айзатуллин шулай ук Яшел Үзәннән 8 яшьлек Роман Иванов һәм аның апасы Маргаританың Яңа ел теләкләрен үтәп, планшет һәм телефон бүләк итте. 10 яшьлек Азат һәм 6 яшьлек Мәдинә Зыятдиновлар бүләк – сюрприз сыйфатында синтезатор һәм телефон алдылар. Казаннан 3 яшьлек Динияр Гыймалдиновның да хыялы тормышка ашты – җәй көне үк ул велосипедта йөри алачак.
Моннан тыш, барлык балалар да министрдан Яңа елга татлы бүләкләр алдылар.
Исегезгә төшерәбез, ел саен үткәрелә торган «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия акциясе авыр тормыш хәлендә калган балалар һәм өлкәннәрнең Яңа ел теләкләрен үтәү максатыннан үткәрелә.