Узган шимбәдә, районның ике торак пунктындагы БВС ветераннарының ике тол хатыны яңа йортка күчүне бигеләп үтте.
Ютаза авылында Дәүләтшин Әхмәдулланың хатыны Мөзаян әбине, үзе күп еллар эшләгән район кулланучылар союзыннан котларга дип килгәннәр. Каракашлы авылында Варис Гибаевның тол хатыны Мәрьям ханым, рәхмәт сүзләре әйткәндә, әлеге йортның дүрт ай эчендә төзелүен билгеләп үтте. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Илдар Хазеев, район башлыгы һәм башкарма комитет җитәкчесе исеменнән, тантананың төп сәбәпчеләрен котлады һәм аларга озын гомер, тыныч тормыш теләде.