Хәзерге вакытта Тукай муниципаль районының Иске Дрюш авылында авыл мәдәният Йортын капиталь ремонтлау эшләре бара. Әлеге бинада АМЙ, авыл җирлеге Башкарма комитеты, почта бүлеге, полиция терәк пункты булачак. Капиталь ремонт эшләре, республика бюджетыннан бүленеп бирелгән чаралар, шулай ук “КамАЗ” ААҖнән 2,2 млн. сум күләмендәге спонсор ярдәме белән эшләнелә. Объектның генераль подрядчысы булып, “Евростиль” ҖЧҖ тора. Бүгенге көндә түбә ябу һәм идән җәю, тәрәзәләр алыштыру һәм бинаны бизәү буенча эшләр тәмамланган. Эшләр беткәч, мәгълүматлар район сайтына һәм “Якты юл” ( “Светлый путь”) гәҗитенә урнаштырылачак.