Татарстан Республикасында коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты 1,9 млн кеше өчен яхшырды

2025 елның 10 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасында территорияләрне үстерү фонды акчалары катнашында коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасы буенча эшләрне төгәлләделәр.

Барлыгы төбәктә бу программа буенча 2023 елдан 128,3 км җылылык, су белән тәэмин итү һәм су агызу челтәре төзелде һәм модернизацияләнде. Шуның нәтиҗәсендә төбәкнең 1,9 млн кешесе өчен коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты яхшырды.

Эшләр Казанда, Чаллыда, шулай ук 8 муниципаль районда узды. Программага беренче чиратта модернизацияләү таләп ителгән кишәлекләр кертелде.

Иң күп эш республика башкаласында башкарылган, анда 41,7 км җылылык һәм су белән тәэмин итү инженерлык челтәре файдалануга тапшырылган. Әгерҗе районында 29,8 км озынлыктагы җылылык белән тәэмин итү челтәрләренең иң проблемалы урыннарын модернизацияләгәннәр. Лаеш районында 19,3 км челтәр яңартылган, Чистай районында – 9,5 км, Кама Тамагы районында – 9,3 км челтәр.

Программаның операторы - «Территорияләрне үстерү фонды» ППК.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International