Татарстанда 2025 елда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясауга кертемнең минималь күләме 1 кв.метр мәйданга 7,7 дән 8,47 сумга кадәр арткан. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының әлеге карарына республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
«Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларда гомуми мөлкәтне капиталь ремонтлауга кертемнең минималь күләмен билгеләү турында» 29.06.2013 ел, № 450 карарына, 1 пунктның икенче абзацында «2024 елның 1 гыйнварыннан 7,7 сум күләмендә» сүзләрен «2025 елның 1 гыйнварыннан 8,47 сум күләмендә» сүзләренә алмаштырып, үзгәреш кертергә», — диелә документта.
Карар 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.