ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин республикада күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
2025 елда программаны гамәлгә ашыруда 42 муниципаль берәмлек катнаша.
Программага гомуми мәйданы 4 млн 634 мең квадрат метр булган 715 күп фатирлы йорт кертелгән.
Программаны финанслау күләме – 7 млрд 341 млн сум. Шул исәптән 1 364,27 млн. сумны республика бюджеты, 1 072,58 млн. сумны муниципаль берәмлекләр бюджеты һәм 4 904,54 млн. сумны гражданнар акчалары тәшкил итә.