Татарстан Республикасы Сарман районының Сарман авылында стационар сәламәтлек саклау объекты – Куйбышев ур., 88 йорт адресы буенча урнашкан «Сарман үзәк район хастаханәсе» ДАССО капиталь ремонтланды.
Стационар бинасы өч катлы, мәйданы 2 339 квадрат метр.
Капиталь ремонт барышында бинаның фасады һәм түбәсе яңартылган, керү төркемнәре ремонтланган, тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылган.
Шулай ук эчке инженерлык челтәрләренә комплекслы ремонт ясалган, эчке бизәү эшләре башкарылган (түшәмнәр, идәннәр, стена плиткалары, санузеллар). Кирәкле җиһазлар һәм җайланмалар сатып алынды.
Татарстанда сәламәтлек саклау тармагында 2024 елда 138 медицина учреждениесе ремонтланган. Шул исәптән 82 ФАПка, 25 поликлиникага һәм 31 стационарга капиталь ремонт ясалган.