Төзелеш министрлыгы вәкилләре коррупциягә каршы көрәш буенча киңәшмәдә катнашты

2025 елның 17 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан коррупциягә каршы көрәш турындагы закон таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча оештырылган семинар-киңәшмәдә катнашты.

Семинар-киңәшмә барышында ТР Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, Татарстан Республикасы Югары Суды, Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм башка хакимият органнары вәкилләре тарафыннан коррупциягә каршы чикләүләрне һәм тыюларны үтәү, коррупция куркынычларын ачыклау һәм бетерү, коррупцияне профилактикалау эшен планлаштыру мәсьәләләре буенча актуаль мәгълүмат яңгыратылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International