Муниципаль берәмлекләр буенча агымдагы елга торак тапшыруның гомуми планы формалаштырылган һәм расланган, дип хәбәр итте бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
2025 елга торакны файдалануга тапшыру буенча минималь план - 3 миллион 260 мең кв.метр. Шул исәптән «Социаль ипотека» программасы буенча республиканың 29 районында 142 йорт төзеләчәк.
Узган елдагы кебек үк, аерым категориядәге гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча 4 программаны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Агымдагы елда 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 24 күпбалалы гаилә, 66 яшь гаилә, мәҗбүри күчеп килүчеләр, Ерак Төньяктан күчеп килүчеләр һәм чернобыльлеләр арасыннан 3 гаилә торак алачак.
Хәзерге вакытта ятим балаларны торак белән тәэмин итү программаның бүлеп бирелгән акчалары кысаларында торак урыннарының санын билгеләү буенча эш алып барыла. Алдан 450 фатир сайлап алынган.