архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин 2024 елда төзелеш тармагында хезмәтне саклау нәтиҗәләре турында сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Республиканың төзелеш тармагында узган елда 18 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, шул исәптән 5 очрак – үлем белән, 13 очрак – авыр җәрәхәт белән.
Марат Айзатуллин сүзләренчә, бәхетсезлек очракларының төп төре - биеклектән егылу, бу гомуми санның 88% тәшкил итә.
Контроль-күзәтчелек органнары 2024 ел дәвамында төзелә торган объектларны даими тикшереп тордылар.
Республиканың Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 1 692 тикшерү уздырылган. Иминлек кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 8 млн 452 мең сумлык 184 карар чыгарылган.
Үзеннән-үзе җайга салынган оешмалар төзелеш объектларына 1 693 тапкыр чыкканнар. Дисциплинар җаваплылыкка 992 оешма тартылган.
Баш инвестиция-төзелеш идарәсе, бюджет объектларын төзүгә дәүләт заказчысы буларак, узган елда 778 тикшерү уздырган һәм 2 мең 108 хокук бозуны ачыклаган, алар оператив рәвештә төзәтелгән.