Рөстәм Миңнеханов Россия Баш дәүләт экспертизасы башлыгы Игорь Манылов белән очрашты

2025 елның 24 гыйнвары, җомга

Бүген иртән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Главгосэкспертиза башлыгы Игорь Манылов белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Капиталь төзелеш объектларына дәүләт экспертизасын үткәргәндә үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды, шулай ук башка актуаль темалар да күтәрелде – шул исәптән төзелеш процессларына комплекслы якын килү.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International