Рөстәм Миңнеханов «Кече Ватан - Россия көче» форумының региональ көнен Казанда югары дәрәҗәдә уздырырга боерды

2025 елның 25 гыйнвары, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «Кече Ватан - Россия көче» форумының төбәк көнен югары дәрәҗәдә уздырырга кушты.

29-30 гыйнварда Казанда «Кече Ватан - Россия көче» II Бөтенроссия муниципаль форумының «Яшәү өчен уңайлы мохит» төбәк көне чарасы узачак. Катнашучылар шәһәр һәм бистәләрдә тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән стратегияләр турында фикер алышачаклар.

Форум эшендә муниципаль җәмәгатьчелекнең 460 вәкиле, федераль проект командасы әгъзалары, республика шәһәрләре һәм районнарының 220 вәкиле катнашачак. «Оештыру комитетына чараны иң югары дәрәҗәдә уздыруны йөклим», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International