Районның яңа ФАПы беренче кунакларны кабул итте

2013 елның 1 ноябре, җомга

Кама Тамагы муниципаль районында “Сәламәтлек  саклау учреждениеләрен төзү, капиталь һәм агымдагыча ремонтлау” программасы ике ел эшли, әлеге программа кысаларында яңа фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә.

Яңа ФАП бинасын, беренчеләрдән булып, 2012 елда Иске Казеев авыл җирлеге халкы тикшереп карады. 2013 елда, 62,5 һәм 83,3 кв. метр мәйданлы ике модульле ФАП, Тенишево пгт. Һәм Балтачево авылын бизәп җибәрде, әлеге объектлар өчен тотылган инвестициянең күләме 7 млн. сумны тәшкил итте. Яңа ФАПлар, көз башында, беренче кунакларны кабул итте. Аларның эшләре турындагы фикерләр бик уңай. Муниципаль оешмаларда үткәрелгән граждан җыелышларында, Тенишево пгт һәм Балтачево авыл җирлеге халкын кабул итү барышында,  авыл халкы, үз территорияләрендә шундый мөһим социаль объектларны төзегән өчен, район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде.

Шулай ук, “ТР халкына беренчел медико-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү” республика максатчан программасы кысаларында, бүленеп бирелгән 700 мең сумга, Кече Мереткозино, Картапа, Балчыклы, Рус Буртасы, Кече Салтыки, Зур Кармалы, Зур Буртасы авылларында 7 ФАП ремонтланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International