ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев кичә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты төзелешендә икътисад һәм идарә институты студентларына лекция укыды. Очрашу «Цифра» фәнни-мәгариф үзәгендә узды.
Министр урынбасары үз чыгышында төзелеш тармагының торышы һәм үсеш перспективалары, 2024 елның төп нәтиҗәләре турында сөйләде. Студентлар «Төзелеш» тармагы буенча гомуми икътисади күрсәткечләр, 2024 елда торакны файдалануга тапшыру статистикасы, төзелеш материаллары сәнәгате өлкәсендә үсеш күрсәткечләре һәм тенденцияләре, «Торак-коммуналь хуҗалык» тармагы буенча гомуми икътисади күрсәткечләр, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программалары, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендәге инвестицион программалар белән таныштылар. Җылылык белән тәэмин итү, «Безнең ишегалды» программалары, күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау һ. б. хакында мәгълүмат ишетте.
Владимир Кудряшев архитектура-төзелеш һәм торак-коммуналь тармактагы кадрлар мәсьәләсенә зур игътибар бирде. Ул университетны тәмамлаучылар якын киләчәктә бу өлкәләрне уңышлы үстерерләр дип ышаныч белдерде.