Биектау бистәсендә Рөстәм Яхин исемендәге балалар сәнгать мәктәбе төзелеше тәмамланган.
Яңа белем бирү учреждениесе Стадионная урамында урнашкан. Гомуми мәйданы 1 585 квадрат метр булган бу ике катлы бина 150 кешегә исәпләнгән.
Беренче катта душ бүлмәләре белән җиһазландырылган аерым чишенү бүлмәләре, бию белән шөгыльләнү өчен зал бар. Шулай ук биредә вестибюль, сак посты, гардероб һәм административ бүлмәләр бар.
Икенче катта ансамбль дәресләре, индивидуаль һәм төркемләп музыка дәресләре, музыка коралларын саклау, рәсем сәнгате дәресләре өчен бүлмәләр, сәнгать тарихы кабинеты, ритмика һәм бию дәресләре өчен аерым чишенү бүлмәләре булачак. Һәр катта укучылар һәм персонал өчен санузеллар каралган.
Бина физик мөмкинлекләре чиклеләр өчен дә уңайлы.