Илкүләм проект буенча Татарстанда 36 коммуналь инфраструктура объектын модернизацияләү планлаштырыла

2025 елның 11 феврале, сишәмбе

Татарстанда инженерлык челтәрләрен модернизацияләүнең 8 федераль һәм республика программасын гамәлгә ашыру дәвам итә.

ТР Төзелеш министрлыгында хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта «Халыкны эчәр су белән тәэмин итү» һәм «Су агызу системалары челтәрләрен һәм корылмаларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау» республика программалары буенча объектлар исемлеге төзелгән. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе проекты килештерү процедурасын уза.

«Торак пунктларда урамнарны яктыртуны торгызу» программасы буенча объектларны тикшерү һәм эш күләмнәрен раслау бара.  Смета бәясен билгеләүнең дөреслеген тикшергәннән соң объектлар исемлеге төзеләчәк.

Шулай ук «Бюджет учреждениеләрен җылылык белән тәэмин итә торган блок-модуль котельныйлар һәм тышкы урнаштыру казаннары урнаштыру» һәм «Газ бүлү челтәрләрен, йорт эчендәге газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм төзү, блок-модуль котельныйлар һәм тышта кала торган казаннары урнаштыру» республика программалары буенча проектлау өчен башлангыч белешмәләр җыю бара. Проект-эзләү эшләре башкарылганнан һәм экспертиза узганнан соң һәр объект буенча төзелеш-монтаж эшләренең суммасы билгеләнергә тиеш.

«Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль проекты буенча 2 программаны гамәлгә ашыру планлаштырыла, анда 4 инженер инфраструктурасы объекты кертелгән. Хәзер подрядчикны билгеләү буенча конкурс процедуралары уза, дәүләт контрактлары мартта төзеләчәк.

Моннан тыш, «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль проекты буенча «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында 36 объектны гамәлгә ашыру планлаштырылган. Хәзерге вакытта Россия Төзелеш министрлыгына гариза җибәрү өчен документлар пакеты әзерләнә. Дәүләт контрактлары агымдагы елның апрелендә төзелергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International