Татарстанның Чистай муниципаль районының Данауровка торак пунктында фельдшер-акушерлык пункты төзелешенә керештеләр. ФАП бинасы гомуми мәйданы 58 кв. м булган модульле проект буенча төзелә. Хәзерге вакытта төзүчеләр модульне урнаштыруны төгәллиләр. Ул функциональ, уңайлы кабинетлар һәм Данауровка халкына беренчел медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирә торган заманча җиһазлар белән тәэмин ителәчәк.
Бу борынгы авылда хәзер 700 кеше яши. Тарихи белешмә буенча, 19 нчы йөзнең беренче яртысында Чистай шәһәре янына алпавыт Данауровның эшчеләрен күчергәннәр. Нәтиҗәдә, җирлек барлыкка килә, ул алпавыт фамилиясен ала.
Татарстан Төзелеш министрлыгында хәбәр итүләренчә, ФАП төзелеше «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Беренчел буынын заманчалаштыру» федераль проекты кысаларында алып барыла.
2025 елда республикада барлыгы 47 фельдшер-акушерлык пункты төзү планлаштырыла, шул исәптән 34е – «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты буенча.
Исегезгә төшерәбез, «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты 2030 елга гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр арттыруга юнәлдерелгән. Поликлиникалар, амбулаторияләр, фельдшер-акушерлык пунктлары яңартыла, аларга эшкә квалификацияле медицина кадрларын күбрәк җәлеп итәләр. Ашыгыч медицина ярдәме һәм тернәкләндерү системасы яхшыра, милли тикшеренү үзәкләре челтәре үсеш ала, сәламәтлек саклауны цифрлаштыру буенча эш алып барыла. Сәламәт яшәү рәвеше популярлаша бара.