Татарстанда 4,8 млн кв. м торак төзелә

2025 елның 12 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев түгәрәк өстәл барышында хәбәр иткәнчә, республикада бүгенге көндә 4,8 млн.кв. м. торак төзелә. Аларның өчтән бер өлеше хәзер эшнең башлангыч этабында.

Гомумән алганда, Татарстанда бүгенгә төзелешкә 516 рөхсәт бирелгән, диде Гыймаев.

Ул искәрткәнчә, 2024 елда республикада 3,452 млн кв.м. торак файдалануга тапшырылган. Бу күрсәткеч белән Татарстан Идел буе федераль округында лидер булды һәм Мәскәү өлкәсеннән, Краснодар краеннан, Мәскәүдән һәм Ленинград өлкәсеннән кала, Россиядә 5 нче урынны алды.

Узган ел Татарстанда файдалануга тапшырылган торакның күп өлеше хосусый торак төзелешенә туры килде.  Күпфатирлы йортларны файдалануга тапшыру 1,1 млн кв. метр тәшкил итте. Агымдагы елда республикада бу күрсәткечне арттырырга планлаштыралар, дип белдерде Гыймаев.

2025 елга Татарстанда торакны файдалануга тапшыру буенча минималь план 3,26 млн кв. м. тәшкил итә. ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары сүзләренчә, аны арттырып үтәү планлаштырыла.

Узган атнада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, Татарстанда ел башыннан 552 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган. Еллык планның үтәлеше, соңгы мәгълүматлар буенча, 17% ка җитте. Аерым алганда, коммерцияле йортлар төзү линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 1,5% ы тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International